Герб
Администрация сельского поселения
Большекаркалинский сельсовет
муниципального района Миякинский район Республики Башкортостан
Контакты
Телефоны
Факс
+7 (347-88) 3-20-25
Прочие контакты
Фактический адрес
Россия, 452094, Республика Башкортостан, Миякинский район, с.Большие Каркалы, ул. Школьная 4.
Юридический адрес
Россия, 452094, Республика Башкортостан, Миякинский район, с.Большие Каркалы, ул. Школьная 4.

Котлы булсын Нәүруз бәйрәме!

24 нче март көнен Бәләкәй Кәркәле авылы дулкынланып көтте.Ни өченме? Ни өчен дисәгез, ул көнне бәйрәм итте авыл халкы. Бәйрәмнең дә ниндиен, иң затлысын: салкын кышны озатып, көләч язны каршылап,кояшны олылап, төрки халыкларында киң таралган Нәүруз бәйрәменә ашыкты ул. Көне дә туры килде.Күктә якты кояш, күк йөзе чалт аяз,бәйрәм үткәреләсе мәйданчыкта шау-гөр килеп оештыручылар соңгы әзерлек эшләре алып баралар.

Әле генә трактор гөрли, әле генә күңелле бию көйләре яңгырый, әле генә шундагы балаларның шат тавышлары колакка чалына.

Олы авылларда культура учаклары дәррәү эшләсә дә, бәләкәй авыллар бу күренештән читтә моңсуланып утыралар.Бер көнне авыл активы утырышында тәвәккәл Фәнүзә апа Идрисова: “Әйдәгез әле,Кәркәлетамакны гөрләтеп,бик күңелле бер бәйрәм үткәрик,”-дигән хәбәр салды. “Син,Галия,уеннар һәм шигырьләр эзлә,син, Рәзинә, язулар язарсың, без – уеннарга кирәк-ярак, бәйрәмгә коймак пешерү хәстәрен үз өстебезгә алырбыз”-диде.

Әлбәттә, бу эшнең планы белән авыл хакимияте башлыгы Хамидуллин Азат Вазыйх улына мөрәҗәгать иттек.Бу башлангычка  ул кушкуллап риза булды.Үз ягыннан ул кар чистартырга трактор белән, бәйрәм үткәрү эшләренә транспорт белән ярдәм итте.

Шулай шау-гөр килеп, эшне башлап та җибәрдек.Рәсемгә бик оста Рәзинә  Хисамова игъланын да язды, карачкысын да ясады, җитмәсә тагын, авыл буенча йөреп, уеннарда катнашкан кешеләргә бүләкләр дә җыйды, үз куллары белән кызларга калфаклар да хәстәрләде.Башлангыч сыйныф укучылары Мостафин Искәндәр, Сәфиуллина Наилә, Зарипов Ильназ, Хисамова Сөмбел һәр өйгә кереп, хуҗаларны сәламләп, Нәүруз теләкләрен әйттеләр.

Әйтергә кирәк,әзерлек бик җәһәт барды, бер атна эчендә әзерләнде дә. Уеннарга кирәк-яракны Фәнүзә апа Идрисова үз акчасына алды, хәйрия ярдәме булыр, диде.Габидуллина Гөлниса апа ике чиләк йомырка пешереп , аны буяп бирде.

Бәйрәм бик күңелле үтте.Балалар шигырьләр сөйләделәр,Олы Кәркәле авылының культура йорты җитәкчесе Зарипов Ильдар,үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы Гүзәл Сәфиуллина, Галия Ибраһимова җырлары белән сөендерделәр,бәйрәмне Олы Кәркәле культура йортының китапханә хезмәткәре Тимербулатова Зөлфия белән Олы Кәркәле балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Галия Ибраһимова бик җанлы итеп алып бардылар.Халык аларны дәррәү күтәреп алды, бәйрәм беткәнче алкышлап озатып барды.Икенче бүлектә бөтенесе дә янып – пешеп уеннарда уйнадылар.Уйнап туйгач,карачкы яндыруда катнаштылар.Иң күңеллесе инде, әлбәттә,күмәкләп тәмләп чәй эчү булды.Шулай булмый,өстәлдә бит һәркемнең сые-күчтәнәче бар, кешеләрне сыйлау үзе үк күңелле.Идрисов Рәфис алып кайткан күчтәнәчне аеруча балалар яратты:йөгереп –йөгереп кардан чупа-чупс җыйдылар.

Бәйрәм инде Идрисов Минияр абый соравы буенча Олы Кәркәле һәм Кәркәлетамакның музыкаль гимнына әйләнгән “Кәркәле таулары” дигән җыр белән тәмамланды.

Бу бәйрәмне үткәрүдә катнашкан, үзенең вакытын , сәләтен, сандыгында булган байлыгын, күңел җылысын жәлләмәгән авылдашларыма зур рәхмәт белдерәсе килә.

Чын дәрәҗәсендә, Кәркәлетамакта дәртле, уңган, моңлы, эшчән, шәп халык яши.

 

Нәүруз котлы булсын!