Герб
Администрация сельского поселения
Большекаркалинский сельсовет
муниципального района Миякинский район Республики Башкортостан
Контакты
Телефоны
Факс
+7 (347-88) 3-20-25
Прочие контакты
Фактический адрес
Россия, 452094, Республика Башкортостан, Миякинский район, с.Большие Каркалы, ул. Школьная 4.
Юридический адрес
Россия, 452094, Республика Башкортостан, Миякинский район, с.Большие Каркалы, ул. Школьная 4.

Кәркәлеләр – “Шаяниум – 2017” – дә

31 мартта Миякә мәдәният йортында “Шаяниум – 2017” – гә багышланган бай эчтәлекле, күңелле, күңелләргә дәрт өстәрлек концерт үтте. Бүгенге көндә, әйтергә кирәк, телевидение киңлегендә халыкка сатира – юмор үрнәкләре күп тәкъдим ителә. Халык та сатира – юмор башкаручы сүз осталарын ерактан ук танып тора, исем – шәрифләрен телдән төшерми.Ә шулай да үзеңнең районыңда да барлар бит алар. Миякәлеләр дә аның шулай икәнлеген күреп бик шатландылар. Чынлап та , җанлы аралашуга ни җитә?
Бу концертта билгеле коллективлар да, авылдан килгән үзешчәннәр дә бар иде. Бию белән җыр да , сәхнәләштерелгән күренешләр дә , нәфис сүз дә бар иде монда.Олы Кәркәле авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илдар Зарипов белән үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы Галия Ибрагимова ике концерт номеры әзерләп ,район күләмендәге чарада катнаштылар.Галия Ибрагимова көн кадагына җавап бирерлек сорау куелган , “оптимизация” , “яптымизация” темасын ачыклаучы мәктәптә укытучыларны кыскарту мәсьәләсен ачыклаучы “Кыскартылу ” монологын сөйләде.Илдар Зарипов һәм Галия Ибрагимова дуэт белән җырлаган халкыбызның шаян җырларыннан берсе “Җизнәкәй” җыры тамашачының күңеленә хуш килде. Аларның чыгышын тамашачы җылы кабул итеп, чын күңелдән кул чапты.Мондый концертларга тамашачыларның зал тутырып килүен гәнә теләп каласы килә.

Запрос вернул пустой результат.